ӨЧ АСЫЛ (ТРИ ОСНОВЫ) 2 өлеш Бел, рәхимүкәллаһ (Аллаһ сиңа мәрхәмәтле булса иде), һәрбер мөслим һәм мөслимә өстендәге бурыч - киләсе өч мәсьәләне өйрәнү һәм алар нигезендә гамәл итү: — Беренчесе: Аллаһ Тәгалә безне барлыкка китерде, ризыкландырды һәм безне тәрбясез калдырмады, ә, бәлки, безгә рәсүл җибәрде. Һәм кем рәсүлгә буйсына икән, шул Җәннәтле булачак, ә кем аңа каршы чыга - ул Утка керәчәк. Моның дәлиле - Аллаһ Тәгаләнең киләсе сүзләре: «Чынлыкта, Фиргавенгә рәсүл җибәргән кебек, Без сезгә дә сезнең өстегездән шаһитлек итүче рәсүлне җибәрдек. Фиргавен рәсүлгә каршы чыкты, һәм Без аны каты тоту белән тоттык» ("әл-Мүзәммил" сүрәсе, 73:15-16) — Икенчесе: Аллаһ Тәгалә Аңа нәрсәне, кемне дә булса гыйбадәттә тиңдәшлек китерүгә риза түгел, ул тиңдәш Аңа якын фәрештә яки җибәрелгән рәсүл булса да. Моның дәлиле булып Аллаһ Тәгаләнең сүзләре тора: «Чынлыкта, мәчетләр (яки сәҗдә урыннары) - Аллаһ өчен, шуңа күрә Аның белән беррәттән беркемгә ялвармагыз!» (Җеннәр 72:18) - Өченчесе: Рәсүлгә буйсынучы һәм Аллаһ тәгаләне берләүче (Аңа ширек китермәүче) Аллаһ һәм Аның рәсүлен дошман күрүчене яратырга тиеш түгел, хәтта ул аның иң якын туганы булса да. Моның дәлиле булып Аллаһ тәгаләнең сүзләре тора: «Син Аллаһ һәм ахыйрәт көненә иман китерүчеләр арасында Аллаһка һәм Аның рәсүленә каршы төшүчеләрне яратучыларны тапмассың, хәтта алар аталары, уллары, ир туганнары, яки аларның кардәшләреннән булсалар да. Боларның кальб-күңелләренә Ул иманны язып куйды һәм аларны Үз рухы белән ныгытты. Һәм Ул аларны асларында елгалар агып торган бакчаларга кертер, һәм алар анда мәңгегә калырлар. Аллаһ алардан разый, алар да Аллаһтан разыйлар. Болар - Аллаһ фиркасе (төркеме). Әйе! Аллаһ фиркасе, хакыйкатьтә, уңышка ирешүчеләрдән!»("әл-Мүҗәдәлә" сүрәсе, 22 аять) Дәвамы булачак... ин-шә-Аллаһ

Теги других блогов: продвижение SEO Google